"Шатлык" приютында "Экстремизмга ЮК!"айлык кысаларында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән "терроризм һәм экстремизмны кисәтү" темасына мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты һәм бурычлары - үсеп килүче буынның җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.
Балаларга "Россия террорга каршы!" дигән презентация күрсәтелде. Яшүсмерләр "терроризм", "экстремизм", "тотнаклар " төшенчәләре белән таныштылар. Төркемнәрдә эшләп, балалар террорлык акты янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, тотнаклыкка эләккән очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үзләштерделәр.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.