"Возрождение" үзәгендә Толстой рәсемен ясадылар

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

8 сентябрь көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лев Толстой әсәрләре буенча уен-сәяхәт үткәрелде. "Һөнәр йорты" белгечләре белән берлектә үткәрелгән әдәби чара рус классигының тууына 190 ел тулуга багышланган иде.

Язучының әсәрләре белән танышу танып-белү презентациясе белән үрелеп барды. Шулай ук табышмаклар, Толстойның гыйбарәләре дә яңгырады.  Чара барышында балалар рус халык уеннары уйнады, "Филиппок" мультфильмы карады. Бөгелмә рәссамы Анатолий Владимирович Сурковтан мастер-класс оештырылды, аның барышында барлык катнашучылар да Лев Толстойның портретын ясый алдылар.

Уен-сәяхәт балаларның язучы тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турындагы белемнәрен киңәйтү максаты белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International