“Экстремизмга - юк!” декадасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең белгече Татьяна Никифорова күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче балигъ булмаганнар арасында “Терроризмга – юк!” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: терроризмның нәрсә икәнен һәм аның нинди төрләре барлыгын аңлату, террористлык акты вакытында куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес башында белгеч балаларга терроризм турында булган белемнәрен тулыландырырга җыелдык дип аңлатты. Нәрсә ул терроризм? Әлеге сүз каян чыккан? Ничек теракт корбаны булмаска? Үзеңне әлеге охшаш очракларда ничек тотарга? Нәкъ менә әлеге сорауларга дәрестә катнашучылар әңгәмә, сөйләшүләр аша эзләделәр. Шуннан соң балаларга “Әгәр дә...” дип аталаган уен уйнарга тәкъдим ителде. Уен барышында балалар төрле куркыныч ситуацияләр вакытында нәрсә эшләячәкләрен уйлап әйтергә тиеш булдылар. Мәсәлән: мәктәп коридоры буйлап барганда будильник тавышын ишетсәң, әмма якын-тирәдә бернәрсә дә юк икән, ул очракта нәрсә эшләячәксең..., мәктәпкә шалтыратып анда бомба куелганын әйткәннәр икән, нәрсә эшләячәксең..., өйгә кайтып подъездга кергәч, анда шикле предмет ятуын күрсәң нәрсә эшләячәксең кебек сорауларга җавапларын әйттеләр. Шуннан соң белгеч 2004 нче елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләр турында сөйләде, бу вакытта өч йөзгә якын кеше һәлак булуын, күпчелеге хатын-кыз һәм балалар булуын әйтеп узды.
Очрашу азагында һәр бала үзе өчен куркыныч хәл вакытында нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген аңлавы турында әйтеп узды һәм мондый хәлләр вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турына аңлатылып язылган китапчыклар алды.