Гриппка каршы вакцинация. “Веста” үзәге .

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Салкыннар башлану һәм юеш һава торышы чорында безнең организмга төрле микроорганизмнар һөҗүм итә. Шуңа күрә грипптан саклану чараларын кабул итәргә вакыт. Көзге-кышкы сезонда табиблар тарафыннан профилактик прививкалар ясау киңәш ителә, гриппка каршы вакцина да чыгарма түгел. Гриппка каршы прививкалар авырмаска ярдәм итә, яисә, авырган очракта да чирне җиңеләйтелгән формада үткәрергә булыша. Әлеге чарадан “Веста” үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады. 2018 нче елның 10 нчы сентябре көнне учреждениедә гриппка каршы иммунизация оештырылды. Бу-сезонлы эпидемия вакытында үз организмыңны вируслы инфекцияләрдән саклау өчен яхшы мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International