2018 елның 10нчы сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан күзаллауны үстерү буенча уен-шөгыль үткәрелде.
Шөгыльнең максатлары түбәндәгеләр иде:
1) Вак моториканы үстерү.
2) Эмоциональ киеренкелекне киметү.
3) Күзаллауны үстерү.
Берләшеп мондый уеннар уйнау, баланың психик үсешенә бик уңай тәэсир итә, психологик уңайлылыгын тәэмин итә. Ком белән бәйләнештә, эмоциональ халәтләре тотрыклана,бала үзенең хис-тойгыларына колак салырга һәм аларны тел белән дә әйтә белергә өйрәнә. Шөгыль барышында балалар, куллары белән ком өстеннән аерым бармаклары белән уң һәм сул кулны чиратлаштырып йөреп чыктылар. Аның өстендә клавиатурада уйнаган кебек бармаклары белән уйнадылар. Бу күнегүләрне эшләгәндә, бармаклар гына түгел, ә кул чуклары да хәрәкәтләнә.Бу шөгыль балаларга бик ошый, чөнки ул, аларның киеренке халәтен кимтетергә ярдәм итә.