7 декабрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти – әниләр өчен оештырылган “Гармония” клубында очрашу булды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында очрашулар дәвам итә. Бүген социаль хезмәт алучылар янына «Коргуза кызлары» һәм «Патрикеево егетләре» вокаль коллективлары концерт белән килделәр
7 нче декабрь, 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында “Энергетик” мәдәният йорты артистлары һәм 21 нче мәктәп укучылары иҗат коллективының хәйрия концерты булды.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, буыннар элемтәсен ныгыту һәм халык иҗат мәдәниятенә җәлеп итү.
Мәдәният йорты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева социаль хезмәт алучыларны котлап, изге теләкләр теләде. Шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Букеева, республика конкурслары лауреаты Рөстәм Фәттахов, яшь талантлы җырчы Инсаф Хәмидуллин үзләренең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясадылар. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Үзләренең яраткан җырларын кушылып җырладылар.
Чара, 21-нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Лилия Фәтхиева һәм педагог оештыручы Регина Фазлинурова җитәкчелегендәге укучылар иҗат коллективы чыгышы белән тәмамланды, шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды.
Чарада 47 кеше катнашты.
2018 нче елның 6 нчы декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында «Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль социаль педагог Елена Макарова белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналарының ялын оештыру максатыннан «Дуслар даирәсендә» дигән чара үткәрде.
2018 елның 6 декабрендә «Веста» Үзәге белгечләре “Альфа” мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Илһам” татар эстрада ансамблен җәлеп итеп социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 гаилә, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләр белән «Дөньяны яхшырак итү өчен!» дип аталган чара үткәрделәр.
Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргәәлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.
1-10 декабрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең Теләче районында да Инвалидлар декадасы уза. 2018 елның 7 декабрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләреволонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунакта булдылар. Балаларга азык-төлек пакетлары һәм «Волонтер-Теләче» үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. Инвалид балалар белән танышкач, волонтерлар үзләренең сәламәт булуларының олы бәхет икәненә тагын бер кат инандылар.
Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан «Гнездышко» приюты балалары «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгендә бәйрәм концерты белән булып кайттылар.
Декабрь башында традиция буенча Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан, 6 декабрь көнне «Юность» спорткомплексында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенең дәвалау күнегүләре инструкторы Сафиуллина Р. М. тарафыннан “Күңелле стартлар” үткәрелде.