Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан «Гнездышко» приюты балалары «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгендә бәйрәм концерты белән булып кайттылар. Зал шыгрым тулы иде. Алар ачык йөрәкләр белән безнең балаларны каршы алдылар. Кызлар һәм малайлар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар чыгыш ясаучыларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр, һәм, җавап итеп, балаларга чәй эчү оештырдылар. Безнең очрашуның максаты - балаларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мәрхәмәт һәм кешелеклелек хисләре тәрбияләү.