Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Коргуза кызлары» һәм «Патрикеево егетләре" вокаль коллективлары кунакта

2018 елның 7 декабре, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында очрашулар дәвам итә. Бүген социаль хезмәт алучылар янына «Коргуза кызлары» һәм «Патрикеево егетләре» вокаль коллективлары концерт белән килделәр.   Артистларны интернатта  яшәүчеләр җылы кабул иттеләр. "Коргуза кызлары" кунакчыллыкка җавап итеп матур чыгыш ясадылар, күңелле һәм шаян җырлар, үзләренең кече ватаннарына карата мәхәббәт хисләре белән сугарылган җырлар башкардылар.

       Интернат-йортта яшәүчеләргә чыгышлар бик ошады, артистларны көчле алкышларга  күмделәр. Шулай ук тамашачылар тагын бер тапкыр «Коргуза кызлары» һәм «Патрикеево егетләре» н интернат-йортта күрергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International