7 декабрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти – әниләр өчен оештырылган “Гармония” клубында очрашу булды. Чараны әти – әниләр өчен массаж буенча шәфкать туташы булып эшләүче Шарафиева Гүзәлия үткәрде. Дәрес барышында муен – яка һәм башның чәчле өлешләренә үз – үзеңә массаң ясау төрләренә үрнәк дәрес күрсәтелде. Шәфкать туташы әти – әниләр мисалында авыру нокталарга тәэсир итеп баш авырткан чакларда һәм муен – яка өлешләрендә ялкынсыну барлыкка килгәндә массажның йогынтысы хакында сөйләде.