Игелек һәм мәрхәмәтлелекдекадасы

2018 елның 7 декабре, җомга

Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргәәлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.

1-10 декабрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең Теләче районында да Инвалидлар декадасы уза. 2018 елның 7 декабрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләреволонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунакта булдылар. Балаларга азык-төлек пакетлары һәм «Волонтер-Теләче» үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. Инвалид балалар белән танышкач, волонтерлар үзләренең сәламәт булуларының олы бәхет икәненә тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International