Дөньяны яхшырак итү өчен!». «Веста» Үзәге .

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 6 декабрендә «Веста» Үзәге белгечләре “Альфа” мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Илһам” татар эстрада ансамблен җәлеп итеп социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 гаилә, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләр белән «Дөньяны яхшырак итү өчен!» дип аталган чара үткәрделәр. Максат: инвалид балаларны социаль-мәдәни җайлаштыру, бала - әти-әни мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү, балаларда игелек һәм яхшы эшләр турында күзаллау формалаштыру. 

Балаларга кунакка игелекле «Күңеллекәй” килде. Ул балаларны җырлар, биюләр, күңелле биремнәр белән кызыклы һәм игелекле сәяхәткә чакырды. Биремнәрне үтәүдә балаларга Арыслан ярдәм итте, ул шулкадәр яхшы, мөлаем иде ки, хәтта кечкенә балалар да куркусыз һәм рәхәтләнеп аның белән сыйландылар һәм аңа ярдәм иттеләр. Шулай ук чара барышында «Веста» Үзәге белгечләре «Яңа ел уенчыгы» дигән мастер - класс үткәрделәр, анда барлык катнашучыларга да киез, бияләй яки шар рәвешендәге матур Яңа ел уенчыгы ясау мөмкинлеге бирелде. Кул эшләнмәләре бик кызыклы һәм төрле булды!

Чара ахырында барлык катнашучылар да балаларга һәм ата-аналарга бергәләп мәдәни ял итү мөмкинлеге, шулай ук уңай энергия биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International