Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Күңелле стартлар” үтте.

2018 елның 7 декабре, җомга

Декабрь башында традиция буенча Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан, 6 декабрь көнне «Юность» спорткомплексында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегенең дәвалау күнегүләре инструкторы Сафиуллина Р.  М.  тарафыннан  “Күңелле стартлар” үткәрелде.

Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту иде.

Спорт ярышларында катнашучылар зур кызыксыну һәм әзерлек күрсәттеләр. Призлы урын өчен көрәш дустанә шартларда узды. Соңыннан дуслык җиңде. Барысы да мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Әлеге чарада катнашучылар сүзләренә караганда, алар күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International