Инвалидлар Декадасы кысаларында «Энергетик» мәдәният йорты артистлары һәм 21 нче мәктәп укучылары иҗат коллективының хәйрия концерты.

2018 елның 7 декабре, җомга

7 нче декабрь, 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында “Энергетик” мәдәният йорты артистлары һәм 21 нче мәктәп укучылары иҗат коллективының хәйрия концерты булды.

Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, буыннар элемтәсен ныгыту һәм халык иҗат мәдәниятенә җәлеп итү.

Мәдәният йорты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева социаль хезмәт алучыларны котлап,  изге теләкләр теләде. Шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Букеева, республика конкурслары лауреаты Рөстәм Фәттахов, яшь талантлы җырчы Инсаф Хәмидуллин үзләренең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясадылар. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Үзләренең яраткан җырларын кушылып җырладылар.

Чара, 21-нче  урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Лилия Фәтхиева һәм педагог оештыручы Регина Фазлинурова җитәкчелегендәге укучылар иҗат коллективы чыгышы белән тәмамланды, шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды.

Чарада 47 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International