ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга
Патриотик тәрбия бирү максатыннан «Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия тарихы сәхифәләре буенча видео-экскурсия үткәрелде.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр киләчәк тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле барлык күнекмәләрне һәм дәресләрдә осталыкларын сатып алалар.

Активное долголетие

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәт алучылар өчен Кукмара шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.  

     Кукмара туган якны өйрәнү музее шәһәребезнең истәлекле урыннарының берсе булып тора. Музей элеккеге валяль аяк киемнәре фабрикасы бертуган Родыгиннар ширкәте бинасында урнашкан. Музей буйлап экскурсия бик мавыктыргыч. Музейда ата-бабаларыбызның күп кенә көнкүреш әйберләре саклана, аерым алганда Кукмара киез итек комбинатына нигез салучылар Николай һәм Сергей Комаровларга багышланган экспозицияләр саклана.

   4 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Пучы клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка киләчәк.

ГБУ социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Гармония» психологлары Төхвәтуллина Ләйсән. һәм Таймуллина Нфдежда арт терапия методикаларын кулланып «Вакыт белән бергә атлыйм» төркемле дәрес үткәрелде.

     2018 елның 6 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында " Мәрхәмәтлек үзәге» социаль педагогы волонтерлар белән берлектә «Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк» дигән чара үткәрделәр. Чарага сәламәтлекләре  буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ата-аналар чакырылган иде. 


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Интернат-йортта инвалидлар декадасы дәвам итә

06.12.2018           

 

            Бүген Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен бик кызыклы көн булды. Аларга балалар сәнгать мәктәбе педагоглары мастер-класс белән килделәр. Һәр бәйрәмгә, яңа идеяләр, җырлар һәм биюләр белән килү традициягә әверелде. Менә бүген дә педагоглар үзләренең талантларын күрсәттеләр, әби-бабайлар белән бергә җырлар җырладылар, баян һәм гитара уйнап биеделәр. Рәсем сәнгате буенча педагог белән бергә Раштуа веноклары ясадылар.

      1-10 декабрь аралыгында республика күләмендә Инвалидлар декадасы үтә. Әлеге чара районыбызда да читләтеп үтелми. Ункөнлек  физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, игътибар, ярдәм  күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге чарада “Изгелек” үзәге белгечләре дә читтә калмады. 6 декабрь көнне директор урынбасары, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире һәм белгече карамакта торучы инвалид Хәкимов Раилнең хәлен белделәр, күчтәнәч тапшырдылар.

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.  Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана.  «Инвалидлар декадасы» кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр "Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт белән булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International