2018 нче елның 6 нчы декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова 12-16 яшьлек балалар белән «Сөт һәм йомырка ризыклары. Омлет» темасына дәрес уздырды. Әлеге чарада 6 бала катнашты.
Максат: йомырканың туклыклы кыйммәте һәм йомырка ашларының төрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, йомыркаларның яхшы сыйфатлы булу-булмавын билгеләргә өйрәтү, мультиваркада омлет әзерләү.
Куелган бурычны балалар башкарып чыкты; омлет тәмле, аппетитлы булды.
Мондый дәресләр мөстәкыйльлек үсешенә этәргеч бирә; пөхтәлек, хуҗалыкчанлык кебек шәхси сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.