«Дуслар даирәсендә». «Веста” Үзәге.

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 нче елның 6 нчы декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында «Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль социаль педагог Елена Макарова белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналарының ялын оештыру максатыннан «Дуслар даирәсендә» дигән чара үткәрде. 

Әлеге чара кысаларында белгечләр балалар өчен төрле конкурслар, табышмаклар, викториналар әзерләделәр. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, җырлар җырладылар. Аларның әти-әниләре дә игътибардан читтә калмады. Барысын да уеннарга Петрушка исемле әкият персонажы җәлеп итте, балаларның күңелен күтәрде. Чара ахырында Петрушка барысы өчен дә сабын куыгы сюрприз – шоу әзерләде. Балаларның шатлыгына чикләр булмады.  Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International