2018нче елда Балтач районының “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү» номинациясендә катнашты һәм җиңүче итеп игълан ителде. 19нчы декабрьдә үзәкнең җитәкчесе Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы Казанда конкурсның республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында диплом һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләнде. Коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
Балтач районының "Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инвалидлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау эшенә керткән өлеше өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешмасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Коллективны чын күңелдән котлыйбыз.
Агымдагы елның 20 нче декабрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы очрашуга килделәр.
Агымдагы елның 21 декабрь көнне ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Спорт сөючеләр бәйрәме” исеме астында саф һавада ярыш уздырылды.
“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы специалисты Шакирова Гөлназ Фәрит кызы белән очрашу булып узды.
"Әкиятләр илендә» дәресләре курсы кысаларында 6 нчы санлы социаль участокта “Веста» Үзәге социаль педагогы Марта Камалова күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән 7-10 яшьлек балалар өчен «Гензель һәм Гретель» әкияте мотивлары буенча төркемле дәрес үткәрде. Максат: таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре.
2018 нче елның 19 нчы декабрендә балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы эше һәм “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче 8 гаилә өчен «Үз-үзеңдә эмоциональ регуляция" дигән дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү.
2018 нче елның 21 декабре көнне Әтнә муниципаль районы “Изгелек” үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы эшлекле җыелыш узды. Әлеге җыелыш вакытында бүлекчә мөдире Лилия Галимҗанова яңа ел ялларында карамакта торучы өлкәннәребезнең куркынычсызлыгын кайгырту темасын күтәреп чыкты. Үз чиратында, шәфкать туташы Чулпан Каюмова хезмәткәрләргә җәрәхәтләнү, өшү, пешү очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен исләренә төшерде.
2018 елның 19 нчы һәм 20 нче декабрьләрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булдылар.
Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Җыр-моң - кешенең аерылмас юлдашы, дип юкка әйтмәгән халык. Чөнки музыка кешене юата, яңа ачышларга өнди, кәефне күтәрә.
Гордеева Г. тарафыннан уздырылган чарада укучылар ритмны тоярга, ритм астына төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәнделәр, музыкаль уен кораллары белән таныштылар, җырларша өйрәнделәр.
Музыка ярдәмендә хис-кичерешләрне чагылдырып булуына төшенделәр, үзләре дә бүгенге кәефләренә туры килгән музыканы сайладылар.
Кышкы табигатьнең матурлыгын чагылдырган җырлар җырлау балаларда табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләде.