ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

21 декабрь 2018 ел, җомга

Самойлова Гөлчәчәк һәм Закирова Сәкинә “Янап акча алу” дигән әңгәмә үткәрделәр, аның максаты булып балаларның хокукый җаваплылык өлкәсендә белемнәрнең формалаштыруын һәм гомумиләштерүне дәвам итү, хокукый культура формалаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе граңданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында аңлату.

21 декабрь 2018 ел, җомга

Самойлова Гөлчәчәк һәм Закирова Сәкинә “Янап акча алу” дигән әңгәмә үткәрделәр, аның максаты булып балаларның хокукый җаваплылык өлкәсендә белемнәрнең формалаштыруын һәм гомумиләштерүне дәвам итү, хокукый культура формалаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе граңданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында аңлату.

"Могҗизалы куллар" клубы кысаларында Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Кашапова А. Х. “Тегү эшеюнәлеше буенча хезмәткә  тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт алучылар белән йомгаклау дәресен үткәрде. Хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлегенең максаты: гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга  юнәлдерелгән. Дәрес үткән материалны кабатлауга багышланган иде. Айга ике тапкыр бүлекнең социаль эш буенча белгече төрле эшләнмәләр, тегү һәм тегү буенча чаралар үткәрде. Мастер-класслар  алъяпкычлар, башъяулыклар һәм урын-җир кирәк-яраклары  әзерләү буенча узды. Әниләр хезмәт тернәкләндерү кабинетына бик теләп йөриләр, яңа идеяләр тәкъдим итәләр һәм эшләнмәләр тегү белән шөгыльләнәләр.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Гәлимҗәнова Л. И. һәм Хәмидуллина Г. Р., октябрь аенда старт алган «Профф маршрут» профсоюз проектында катнаштылар.

2018 нче елның 20 нче декабрендә «Ариадна җебе» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала өчен «Минем хисләрем» темасына төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: кешенең төп эмоцияләре турында күзаллау формалаштыру, балаларны үзләренең эмоциональ халәте белән идарә итү ысуллары белән таныштыру.

   Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ел саен уздырыла торган “Кыш бабай бүләкләре” акциясендә актив катнашкан шәхси эшмәкәрләр: Газизова Г.З., Садиков Р.Х., Сафаров А.М., Садыков И.А., Халиков Л.Р., Гайнетдинова В.Ф., Халикова Т.Ш га чын күңелдән рәхмәт белдерә. 

21 нче декабрь 2018 нче ел, җомга 

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова “Киеренкелекне җиңәргә өйрәнәбез» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны организмда булган киеренкелекне җиңү ысуллары һәм алымнары белән таныштыру.

Үзеңнең психоэмоциональ халәтең белән идарә итү- ул уйланган образлар, үз-үзенә әйтелгән сүзләр, дөрес итеп сулау,  мускулларның киеренкелеген бетерү өстендә эшләү нэтиҗәсе.

Чара сәламләүдән башланды: һәр катнашучы үз кәефенең нинди төстә икәнен тасвирлады, мәсәлән,  кичке кояш бату төсендә. Психик киеренкелекне бетерүнең кайбер ысуллары турында фикер алыштылар: үзеңне мактау, максатына  ирешкәч- сөенү, биеп алу, һавада йөреп кайту, татлы ризыклар белән сыйлану, иртәрәк йокларга яту, физкультура белән шөгыльләнү, өй  җыештыру-  болар барысы да профилактика чарасы  булып тора. Нервыларның киеренкелеген киметү ысулларның берсе – сулыш белән идәрә итү. Катнашучылар, зур шәм торганын күз алдына китереп, тирән итеп сулыш алып, бер өрүдә шәмне сүндерергә тырыштылар.  Икенче ысул-мускуллар белән идарә итү: катнашучылар мускулларга кагылышлы күнегүләр ясадылар. Өченче ысул – үзеңне  мактау, хуплау. Моның өчен «Кояшкай» күнегүләр  комплексын үтәп, кояш нурлары ясадылар, кояш нурларына үзләренең уңай сыйфатларын язып, укып чыктылар.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларнын арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде,  психоэмоциональ халәтләре яхшырды.

Чарада 10 кеше катнашты.

Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча Укучылар сарае каршындагы «НУР» балалар телестудиясендә булып кайтканнар. Студентларның яше-12-18 яшь. Алар телетапшырулар чыгаралар, видеороликлар тудыралар, төрле конкурсларда катнашалар.

Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “тәрбия мәктәбе” технологиясенең чираттагы дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International