Очрашу, Балтач

2018 елның 21 декабре, җомга

Агымдагы елның  20 нче декабрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм  “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры  Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы очрашуга килделәр. Очрашуда инвалидларга бирелә торган шифаханә юлламалары буенча сорауларга җаваплар биреп уздылар, узып баручы елга нәтиҗәләр, алдагы елга планлаштырылган эшләр белән таныштырып киттеләр. Чара азагында барлык тернәкләнүчеләргә бәйрәм уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International