ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 20 декабрендә Саба муниципаль районының  «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән чираттагы дәрес үткәрелде.  Мәктәптә уку айга бер тапкыр үткәрелә торган теоретик һәм гамәли дәресләр рәвешендә уза. Мәктәптә дәресләр үзәк директоры раслаган календарь - тематик уку планы нигезендә уза. Технологиянең максаты-хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен һәм компетентлыгын арттыру, клиентлар белән нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле белемнәр, осталык һәм күнекмәләр формалаштыру. Дәресләрдән соң тест үткәрелде, анда егерме биш социаль хезмәткәр катнашты. Дәрес ахырында бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгы буенча сораулар яктыртылды.

  21 декабрь көнне районның үзәк елкасы ачылу бәйрәмендә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы җитәкчелегендә Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре актив катнаштылар

Яңа елга әзерләнүдә балалар һәм ата-аналар белән бергә әзерләгән төрле эшләнмәләр мөһим роль уйный. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 21.12.2018 елда хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа Ел Бүләкләре» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.

         Әлеге чараның максаты булып бала һәм ата-ана арасында низаглы хәлләрне кисәтү, шулай ук сукбайлыкны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды.

         Балалар һәм ата-аналар белгечләргә мастер-класс өчен рәхмәт әйттеләр, уңай эмоцияләр алдылар, кайбер ата-аналар гаиләнең кичке ялына идеяләр таптылар.

2018 елның 24 декабрендә «Гнездышко» приютының мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләре Балалар Иҗаты Үзәгенә «Яңа ел чыршысы» бәйрәменә чакырылдылар.

2018 нче елның 22 нче декабрендә «Забота» приютында тәрбияче Елена Геннадий кызы Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән«Кышкы фантазияләр» темасына мастер – класс үткәрде. Алар кәгазьдән «Кар бабай» сурәтен ясарга өйрәнделәр.

Мастер-классның максат һәм бурычлары: балаларны,таныш ысуллар (кәгазь битләрен урталай бөкләү, өстәмә характерлы детальләр беләнтулыландыру)кулланып,цилиндр нигезендә кул эшләнмәләре булдырырга өйрәтү. Күзаллауны, иҗади сәләтне үстерү. Балаларда башкаларны сөендерә белүгә омтылыш тәрбияләү.

Безнең приют Казаннан "Honda club" Командасыннан кунаклар каршылады. Менә инде ничә еллар әлеге компания безнең балаларны төрле бүләкләр белән сөендереп килә. Бу юлы да кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр. Матурдан-матур уенчыклар, тәмледән-тәмле ризыклар балаларны чиксез сөендерде. Кыш бабай белән кар кызын каршылап безнең балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Балаларга шатлык өләшкән, сабыйларның күңелен күтәргән "Honda club" Командасынна барлык приют хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшәләрендә уңышлар телибез.

Тарих сэгате.

 

2018 нче елның 19 нчы декабрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм аларның ата-аналары өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрне үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне һәм хыяллануны үстерү.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

«Березка» кибете вәкилләре «Гнездышко» приюты балалары өчен онытылмаслык хис-кичерешләр һәм аралашу шатлыгы оештырдылар.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

19 яшьлек Энисэ Фазылжанова Мин күптән түгел Казан шәһәрендә узган “Татарстанның энҗе бөртекләре” бәйгесендә катнаштым, биредә алган хис-кичерешләре белэн уртаклаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International