19 яшьлек Энисэ Фазылжанова Мин күптән түгел Казан шәһәрендә узган “Татарстанның энҗе бөртекләре” бәйгесендә катнаштым, биредә алган хис-кичерешләре белэн уртаклаша.
Миңа үз көчемне республика конкурсында сынап карарга тәкъдим иткәч, бераз югалып калдым... «Миңа кем ярдәм итәр? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?» кебек сораулар тынгы бирмәде. Әмма, мин ялгыз калмадым. 2014 елда әлеге конкурста катнашкан Чулпан Габделганиева миңа дөрес карар кабул итәргә ярдәм итте. Туганнар, дуслар гына түгел, социаль яклау бүлеге һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, сәнгать мәктәбе, мәгариф идарәсе, Карадуган авыл җирлеге, хуҗалык-эксплуатация хезмәте, иганәчеләр дә зур ярдәм күрсәтте. Болар минем өчен көтелмәгән хәл булды.ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың эш графигы тыгыз булуга карамастан, һәрвакыт минем белән аралашу өчен вакыт тапты, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтте.
Мин конкурс кысаларында хөкем сөргән рухны сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйм. Конкурска берничә көн кала, безне «Идел» яшьләр үзәгенә җыйдылар, конкурста катнашучылар өчен төрле чаралар, мастер-класслар оештырылды. Мине исә конкурсантлар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр гаҗәпләндерде,яңа дусларның уңышы өчен эчкерсез сөенү сокландырды. Нәтиҗә мин «Татарстанның Романтик энҗе бөртеге – 2018 " исеменә лаек булдым. Конкурста катнашучылар титуллардан һәм бүләкләрдән тыш, яңа дуслар, танышлар тапты. Конкурс исә әйләнә-тирәдәгеләргә сәламәтлекнең бернинди чикләүләре булмавын тагын бер кат исбатлады.
Инвалидлыгы булган кешеләргә үз-үзегезгә бикләнмәгез, максат куеп үз өстегездә эшләгез, җиңүләр озак көттермәс, дип киңәш бирәсем килә. Ә изге эшкә ярдәм итүчеләр һичшиксез табылыр. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, теләкләрегезнең чынга ашуын телим.