«Үз-үзеңдә эмоциональ регуляция" дигән дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 нче елның 19 нчы декабрендә балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы эше һәм “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче 8 гаилә өчен «Үз-үзеңдә эмоциональ  регуляция" дигән дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү.

Чара башында психолог катнашучылар белән “Сәяхәт” дигән ассоциатив тест ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр диагностикасын үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә күпчелек катнашучыларның гаилә әгъзалары арасында тынычлык юклыгы һәм якын-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәте начар характерда булуы ачыкланган. Шуңа күрә деструктив аралашу формаларын профилактикалау максатыннан, психолог «Ресурсларның 2 даирәсе», «Шомарту», «Юу машинасы» күнегүләрен үткәрде. Шулай ук дәрестә «Дөнья образы – витражлар» психотерапиянең яңа юнәлешеннән ясалган «Мозартика» күнегүләре кулланылды, анда барлык катнашучылар да үзләре сайлаган уен кырларын бик теләп тутырдылар.

"Кызыклы-файдалы" йомгаклау даирәсендә «Сәяхәт» биреме катнашучыларга гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәрвакыт син көткән кебек барып чыкмавын, ә «Дөнья образы - витражлар» күнегүе үзләре турында җитди уйланырга, башка кешеләр арасында үз урыны турында, үз максатлары һәм теләкләре һәм эчке дөньяларын яхшырак аңларга мәҗбүр итүе ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International