Янгыннарга юк, дибез!

2018 елның 21 декабре, җомга

20 нче декабрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

      2018 елның 19 нчы  һәм 20 нче декабрьләрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булдылар.

       Патронаж вакытында аларның яшәү шартлары тикшерелде һәм янгын куркынычсызлыгына каршы инструктаж үткәрелде. Барлык гаиләләргә "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" дигән белешмәлекләр тапшырылды.

       Янгын куркынычсызлыгы инструктажында социаль куркыныч хәлдә булган 11 гаилә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International