2018нче елда Балтач районының “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү» номинациясендә катнашты һәм җиңүче итеп игълан ителде. 19нчы декабрьдә үзәкнең җитәкчесе Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы Казанда конкурсның республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында диплом һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләнде. Коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.