Кулланучылар хокукларын яклау, Балтач

2018 елның 21 декабре, җомга

  “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә   Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы специалисты Шакирова Гөлназ Фәрит  кызы белән очрашу булып узды. Әңгәмәдә ул интернеттан әйбер сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары белән таныштырды, авыл халкын борчыган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Шулай ук урлашучылар эше турында һәм Халык контроле турында мәгълүмат җиткерде. Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International