Агымдагы елның 21 декабрь көнне ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Спорт сөючеләр бәйрәме” исеме астында саф һавада ярыш уздырылды. Спорт чарасының максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгу иде. Командаларга күңелле һәм мавыктыргыч конкурслар: йөгерү, туплар, кыршау һәм кегля белән күнегүләр бирелде.Уенның барлык этапларында да һәр команда җиңүгә ашкынды. Барсының да беренчелекне яулыйсы килде. Шулай да ярыш ахырында жюри командаларның көчләренә карап, гомуми нәтиҗә ясады.
Уздырылган әлеге чаралар яшь инвалидларга көч бирә, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү активлыгын арттыра.