25 декабрдә “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда да янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча практик күнегүләр үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз арада кабул итү факторларына басым ясалды.Мондый укулар картлар йортында даими үткәрелеп барыла.Янгын сигналын ишетү белән хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр өчен эвакуацияләү башлана. Һәр кеше алдан каралган план буенча эшли. Беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим. Әмма барсы да янгынның масшатабыннан тора.