2018 елның 14 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 5 бала белән “Безнең чыршы бик матур” дигән чара үткәрделәр.
Бу чараның максаты балаларның иҗади күнекмәләрен үстерү һәм эмоциональ мохит тудырудан торды.
Балалар, чара барышында, Яңа ел чыршысын ясадылар, шулай ук белгечләр белән үзәкнең чыршысын бизәделәр. Башкарган эшләрдән балалар бик канәгать булып, уңай эмоцияләр алдылар.
Ахырдан, балаларга бүләкләр тапшырылды, истәлекле фото ясалды.