24 декабрь көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Нурсания Кашаповнаның һәм аның иҗатташ дусларының концерты булды. –Сайлап алынмый шул язмыш, арабызда гомер итүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашып, аларның тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышуларын күргән саен, юктан да зарланабыз бит, әнә шундыйлардан үрнәк алырга, ике кулыбыз, ике аягыбыз йөргәнгә сөенергә кирәк дигән фикергә киләсең. – дип әйтә Нурсания Кашаповна. Өздереп гармунга җырлаганда өлкәннәребезнең күзләренә яшь килде. Бу очрашу әле йөрәк түрендә бик озак сакланыр.