«Яңа ел планета буенча атлый» дигән бәйрәм чарасы "Веста" Үзәге

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Яңа ел - киләсе елның беренче көнендә елның соңгы көннән үк күчүче төп календарь бәйрәме. Нәкъ менә бу бәйрәмне дөньяның барлык балалары түземсезлек белән көтәләр. 2018 нче елның 21 нче декабрендә «Веста» Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 30 бала өчен «Яңа ел планета буенча атлый» дигән Яңа ел чарасы үткәрелде. Әлеге чараны иганәчеләр һәм иреклеләр нигездә Екатерина Исмәгыйлева һәм Талия Садыйкова оештырдылар. Бәйрәмне үткәрүдә шулай ук “Кура җиләгедәй фил” анимация төркеме, “Бала-чага” балалар кием-салым кибете,  “Brownie” кондитер төркеме дә катнашты.

Тамаша башлануын белгертеп «Өч песи» мультфильм геройлары балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм атмосферасына җәлеп итте. Алар бик күп төрле конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Кыш Бабай барлыкка килү белән җырлы һәм биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм башланды. Тамаша тәмамланганнан соң һәр бала Кыш Бабай һәм Кар кызы шигырьләрен укыды, персонажлар белән фотога төште, Яңа ел бүләкләре ала алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар. Бәйрәм ахырында әкият персонажлары барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм киләсе елда теләкләренең тормышка ашуын теләделәр, ә балаларны бәйрәм табынына чәй өстәле янына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International