Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче “Волонтер” берләшмәсе иреклеләре физик мөмкинлекләре чикләнгән, ятимнәр һәм тәрбиягә алынган балалар өчен оештырылган Яңа ел чарасында ярдәмгә килделәр. Бүләкләр өләштеләр, балалар белән уеннар уйнадылар.