«Игелек чаткылары» программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елныӊ 18нче декабердә Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгендә  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Игелек чаткылары» программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.

"Көнкүреш предметлары» исемле дәрес узды. Ул яңарышларны, логик фикерләүне, шәхси сыйфатларны үстерә, үз-үзеңне бәяләүне һәм төркем рухын арттыра. Дәрес барышында балалар «Бер чүлмәк ботка»  әкиятен тыңладылар һәм  кызыклы табышмаклар чиштеләр. Дәрес ахырында балалар зур кызыксыну белән “Предметны чагыштыр” дигән логик уен уйнадылар.

Дәресләрдән соң балалар көндәлек тормышка уңай кәеф белән кайтып киттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International