«Исем югалды» дигән темага төркемле дәрес. "Веста" Үзәге

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 нче елның 21 нче декабрендә «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 14 бала өчен «Аңлау өчен ориентир» программасы кысаларында «Исем югалды» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үзеңә карата уңай мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итү, вербаль агрессияне профилактикалау.

Башта, эш атмосферасы булдыру өчен, катнашучылар арасында «Әйдәгез, күрешәбез» уены үткәрелде, аның барышында балалар бер-берсе белән төрле ысуллар: җилкәләр, аяклар, борыннар һ.б.лар белән күрештеләр, балаларга уен бик ошады. Аннан соң белгеч әкият терапиясен үткәрде. Балалар белән бергә «Исем югалды» әкиятен укыдылар һәм фикер алыштылар. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр: ни өчен исемнәр балаларга үпкәләгән? (Чөнки балалар үзләрен "берничек тә" дип атаганнар). Кешегә ни өчен исем бирелә? (Башкалар шул исем белән эндәшсен өчен). Әгәр кешегә кушамат бирсәң, нәрсә булырга мөмкин? (Ул үз исеменә җавап бирүдән туктаячак). Сезгә әниегез ничек ягымлы эндәшә? (Машенька, Сереженька...). Сезнең исемегез үзегезгә аеруча ошаган вакытты ничек яңгырый? (Элина, Руслан...). Белгеч балаларга үзеңә яхшы мөнәсәбәттә булсыннар өчен башка кешеләргә карата да шундый ук мөгаләмәдә булырга кирәк дип аңлатты. “Кәкре көзге” күнегүен үтәп, балалар үз-үзләренә карикатура ясадылар һәм барысы арасында да иң кызыгын һәм охшаганын сайлап алдылар.

Дәрес “Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International