25 декабрь көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында балар өчен Яңа ел бәйрәме булды. Бәйрәм кызыклы уеннарга, җырларга, дәртле биюләргә төрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга күп күчтәнәчләр, бүләкләр өләштеләр. Өлкәннәребездә читтә калмады, аларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар,биеделәр, уйнадылар. Күңелле мизгелләр эле бик озакка безнең йөрәкләрдә сакланыр.