2018 нче елның 26 нчы декабрендә Сосна авыл клубында инвалид балалар һәм опекага алынган балалар өчен Яңа ел маскарады үткәрелде.
Әлеге чарага 235 балигъ булмаган бала чакырылган иде, 112 кеше катнашты.
Бәйрәм Сосна төп гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары әзерләгән Яңа ел тамашасы белән башланып китте. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы барлык кешене тылсымлы әкияткә чумдырдылар. Бәйрәм җыр-бию, әйлән-бәйлән, «Кар ату», «Чыршыны бизә», «Убырлы карчык» уеннары белән үрелеп барды. Аниматорлар һәм «Волонтер» яшьләр үзәге активистлары барлык балаларны уеннарга җәлеп итеп, аларга үзләренең талантларын ачарга, җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм иттеләр. Аз хәрәкәтле балалар өчен махсус уеннар әзерләнгән иде. Барлык катнашучылар да Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы ризыклар һәм бүләкләр алдылар. Кайтып китәр алдыннан һәр балага азык-төлек пакеты таратылды.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов әти-әниләргә сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, яңа елда чиксез шатлык-куанычлар теләде.
Ел саен ярдәм күрсәтүче иганәчеләребез Гөлүсә Солтанова, Гөлнара Ганиева һәм Фәридә Мошкинага олы рәхмәтебезне белдерәбез.