Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Кыш бабайнын почта сумкасы” дигән уен шөгыле.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе
Максаты: - балалар белән хисси элемтә урнаштыру; - уңай эмоциональ һаләт тудыру; - балаларда открытка һәм котлаулар укуга карата кызыксынуны формалаштыру. Яна ел алдыннан безнен балаларга бик күп санда котлаулар һәм посылкалар килә. Һәрбер открыткада матур теләкләр һәм котлаулар язылган, һәр посылкада тәм-томнар тутыралган. Балалар бар күнелләрен биреп котлауларны тыңладылар, түземсезлек белән бүләкләрне ачуны көттеләр. Һәр яңа көн балаларга яңа өмет һәм сөенеч вәгъдә итә, алар Кыш бабайны түземсезлек белән көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International