Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа елга багышланган чаралар башланды. 2018 нче елның 26 нчы декабрендә интернат-йортта ООО «Форд Соллерс» вәкилләре булдылар. Социаль хезмәт алучылар өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары, табышмаклар, матур шигырьләр һәм концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде. Барлык бу йортта яшәүчеләр бүләкләр белән тәбрикләнделәр һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.