Шушы көннәрдә Балтачның 110нчы янгын сүндерү коткару бүлеге җитәкчесе Рифнур Сәгыйтов һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллиналар ялгыз яшәүче пенсионерларның автомат рәвештәге янгын сигнализацияләренең туклану элементын алыштырдылар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.
Шулай ук Балтач муниципаль районының "Наз "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Социаль хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр. Төзек электр приборларыннан гына файдаланырга кирәклеген, азык әзерләгәндә һәм газ җиһазларын файдаланганда игътибарлы булырга, янгын ачыкланган очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар, телефон номерларын искә төшерделәр.