Яңа ел бәйрәме «Веста» Үзәге.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме - балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, аңа алдан әзерләнәләр, аны көтәләр. Бүген «Веста» Үзәгендә 55 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы узды.

Әкият геройлары нәни кунакларны түземсезлек белән көтте. Һәм менә зал балалар һәм аларның ата-аналары белән тулы, музыка яңгырый, барысы да Яңа ел могҗизасын һәм тантананы көтеп тора. Шул арада Урман карачкысы һәм кикимора барлыкка килә. Балалар сәхнәдә барган тамашаны күзәттеләр. Әйтеп үтелгән геройлар төрле персонажлар булып кыланып Яңа Ел бүләкләрен алырга теләделәр. Әмма аларның кылган тозаклары бер дә барып чыкмады. хәйлә мәкерләре нинди яман булса да, көчсез булдылар. Балалар, игелекле геройлар җиңүенә сөенеп, төрле төстәге уенчыклар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы матур конкурслар үткәрделәр. Бигрәк тә бию бәйгесе бик күңелле үтте, аларда балалар үзләренең бию осталыкларын күрсәтеп, олыларны сөендерделәр. Балалар Кыш бабай белән Кар кызы барысына да Яңа ел бүләкләре тапшыруына чын күңелдән шат иделәр.  

Яңа ел бәйрәме күңелле һәм шатлыклы узды. Балалар бик күп яңа тәэсирләр һәм Яңа Ел кәефе алдылар, өлкәннәр үзләре дә балалар белән берлектә шатлык дөньясына чумдылар. Чөнки кайдадыр күңел түрендә өлкәннәр дә әле балалар бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International