Яңа ел үзенчәлекле, якты бәйрәм. Һәр бала дулкынлану белән Кыш Бабай килүен һәм Яңа ел бүләген көтә.
26 нчы декабрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм тормыш хәле авыр булган балалалр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.
Бәйрәмне котлау сүзләре белән Балык Бистәсе муниципаль Башлыгы Тәҗетдинов Ильдар Рәшит улы ачып җибәрде.
Кечкенә тамашачылар мәдәният хезмәткәрләре белән күңел ачты,әкият иленә сәяхәт иттеләр.
Бәйрәм, балалар үз хатларында Кыш Бабайдан сораган Яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Кыш бабай балалар сораган бүләкләрнең барысын да алып килгән иде.
” Бердәм Россия»партиясе иганәчелек ярдәме күрсәтте.