«Туп белән эстафеталар» дигән спорт - сәламәтлек чарасы

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

26 нче декабрь 2018 нче  ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова «Туп белән эстафета» дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

 Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик сәләтләрне үстерү, коллективта шөгылләнә белү.

Чараның программасы бик бай булды. Шөгыль күңел ачу уеннары  белән башланып китте, барысы да бию көйләре аша күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан катнашучылар “Баскетбол” һәм “Футбол” дигән ике командага бүленделәр. Төп өлештә аларга туп белән төрле ярышлар, табышмаклар һәм кызыклы сораулар тәкъдим ителде.

«Туп тапшыр», «Туплар узышы», «Туп белән ярыш», «Тупны югалтма», «Туп белән эстафета», «Тупны тот», «Пингвиннар», «Тупны тәгәрәт» дигән уеннарда  катнашучылар максатка омтылучанлык, чыдамлылык, зирәклек сыйфатларын күрсәттеләр.

Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар уен барышын игьтибар күзәттеләр.

Чара нәтиҗәләре буенча "Футбол" дигән командасы җиңү яулады. Катнашучылар һәм җанатарлар татлы призлар белән бүләкләнде.

Чарада 19 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International