ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 15 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Э.Р. изге көннәрдә укулар буенча шөгыль үткәрде.

Әлбәттә, Россиядә Иске Яңа ел бәйрәме булуын һәркем белә. Тик Руссиядә бу көн Васильев көне дип аталганы турында белүчеләр аздыр.

«Алабуга интернат-йорты»нда беренче булып, 2018 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы җыелышы узды

Балтач җирлегендә гомер итүче Шәйхетдинов Шәрифҗан Шәйхетдин  улына  15 январь көнне 90 яшь тулды.

Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру дәвам итә. «Минем сәләтләрем – минем мөмкинлекләрем» юнәлешендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм музыкаль җитәкче Ләйсаән Галиева җитәкчелегендә үзәктә тәрбияләнүчеләр шарлотка әзерләделәр.

Арчаның «Омет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз».

Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Илюткино авылында әбиләр өчен Раштуа бәйрәме традицияләре кичәсен уздырды. Социаль хезмәткәр Любовь Чернова үзенен карамагында булган әбиләрне барысын да өстәл артына җыйды. Матур җырлар сузып, балдаклар белән багу итә башладылар. "Кызлар һәм егетләр ялгыз әбигә җыела иделәр. Чәй эчәр өчен татлы ризыклар, бәлеш алып килә иделәр. Төрле ысуллар белән багу итә иделәр», - дип сөйли Анна Михайловна Семибратова. "Ишегаллары буйлап йөрдек, тәрәзәләргә яттык, кияү исеме ничек дип сорадык. Әллә кемнең дә булса абзарына кердек» - дип искә төшерде Лидия Ильинична Прокопьева.

Әбиләр чәй эчтеләр, шулай ук яшьлек җырларын җырладылар. Бәйрәм бик күңелле узды, барысы да канәгать калды.

15 январь 2019 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә традиция буенча  Раштуа багулары булып узды.

15 гыйнвар көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, этнокультура кысаларында, “Милли ашлар” көне үтте. Районыбыз ветераннары  һәм активлары, пешекче ярдәме белән  дөгеле, җимешле кабак пешерү серләрен искә төшерделәр. Соңыннан пешкән ризык белән чәй табынында сыйландылар.

15  нче январь, 2019 нчы ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен театр битлекләре ясау буенча мастер класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International