15 январь 2019 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә традиция буенча Раштуа багулары булып узды. Бу бәйрәм “Игелек планетасында” тәрбияләнүчеләр белән берлектә уздырылды. Бәйрәм бик күңелле, кызыклы, онытылмаслык булды. Балалар, әти – әниләр , тәрбиячеләр төрле – төрле костюмнарга киенгәннәр иде, күңелле атмосфера хөкем сөрде. “Квест” уены яхшы тәэсирләр калдырды. Чарадан балалар зур канәгатьләнү алдылар.