15 гыйнвар көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, этнокультура кысаларында, “Милли ашлар” көне үтте. Районыбыз ветераннары һәм активлары, пешекче ярдәме белән дөгеле, җимешле кабак пешерү серләрен искә төшерделәр. Соңыннан пешкән ризык белән чәй табынында сыйландылар.