Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Илюткино авылында әбиләр өчен Раштуа бәйрәме традицияләре кичәсен уздырды. Социаль хезмәткәр Любовь Чернова үзенен карамагында булган әбиләрне барысын да өстәл артына җыйды. Матур җырлар сузып, балдаклар белән багу итә башладылар. "Кызлар һәм егетләр ялгыз әбигә җыела иделәр. Чәй эчәр өчен татлы ризыклар, бәлеш алып килә иделәр. Төрле ысуллар белән багу итә иделәр», - дип сөйли Анна Михайловна Семибратова. "Ишегаллары буйлап йөрдек, тәрәзәләргә яттык, кияү исеме ничек дип сорадык. Әллә кемнең дә булса абзарына кердек» - дип искә төшерде Лидия Ильинична Прокопьева.
Әбиләр чәй эчтеләр, шулай ук яшьлек җырларын җырладылар. Бәйрәм бик күңелле узды, барысы да канәгать калды.