Әлбәттә, Россиядә Иске Яңа ел бәйрәме булуын һәркем белә. Тик Руссиядә бу көн Васильев көне дип аталганы турында белүчеләр аздыр. Бу көн борынгы заманнарда бик мөһим көнгә саналган, чөнки «Васильев көнен күңелле һәм бәхетле уздырсаң, киләсе ел шулай булачак».
Менә без дә «Гнездышко» приютында бу көнне җыр - бию, уен-көлке белән билгеләп үтәргә булдык. Бәйрәмдә күңелле Солоха һәм бер дә куркыныч булмаган Убырлы карчык катнаштылар, балаларның күңелләрен ачтылар.
Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Солоха балаларга бик күп төрле уеннар уйлап тапты. Балалар «ботка пешерделәр», киез итек белән кәрҗингә эләгергә тырыштылар, кар түгәрәкләре белән уйнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар чыршы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллаштылар.
Чараның максаты: балаларны рус халык бәйрәме Васильев көне белән таныштыру, Иске Яңа ел бәйрәменең барлыкка килүе, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру, бәйрәм шартлары булдыру, балаларда шатлыклы хисләр уяту.