Россия тарихының истәлекле көннәре кысаларында 8 нче санлы социаль участокта социаль эш буенча белгеч Анастасия Ильина 15 балигъ булмаган бала өчен «Варшаваны азат итү» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Ике атнадан соң бәйрәм Яңа ел, 13-14 гыйнвар төнендә, ел саен кечкенә могҗиза була, - Яңа ел янә безгә ишек шакый, бары тик башка исеме астында – Иске Яңа ел. Чөнки бу бәйрәм ике тапкыр кабатлана,һәм без 31 декабрьдә котларга өлгермәгән һәркемне котларга, дуслар белән очрашырга һәм Яңа ел чыршысы утларын кабыза алабыз.
14 январь 2019 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир – безнең төп йортыбыз” дип исемләнгән викторина узды.
2019 елның 14 гыйнварында Югары Утар балалар интернат-йортында, христианнарда дини бәйрәм уңаеннан, “Кичке раштуа утырмасы” дигән тема астында тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе күңелле чара үткәрелде.
Менә күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды. 2019 нчы елның 11 нче гыйнварында балалар яңа елның төп геройларының берсе булган яшел матур чыршы белән саубуллаштылар. 11 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган «Чыршы белән саубуллашу» чарасы үткәрде.
“Әни+бәби” клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Урманда кыш” темасына дәрес үткәрде.
“Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр Яңа Ел ял көннәрендә «Кышкы разгуляй»дигән мавыктыргыч спорт бәйрәмендә катнаштылар.
14 нче январь 2019нчы ел, дүшәмбе
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар, балалары һәм оныклары белән, «Падишах балында Көлсылу» дигән музыкаль әкият тамашасында булдылар.
Көтеп алынган Яңа ел каникуллары узып та китте. Алда иң озын уку чиреге көтә. Әлеге чирек безнең балалар өчен уңдырышлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Каникул дәвамында приютта нинди генә бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырылмады, ләкин шулай да иң күңеллесе ак кар белән ябынган тау битендә чана, чаңгы шуу булды. Чана-чаңгылар җилдереп таудан тошеп китә. Биткә салкын җил, кар бөртекләре сыланып кала. Кышкы суык бит урталарын алсуландырса да, гөрләп уйнаган бала чаганы туңдыра алмады. Балалар тирләп-пешеп уйнауларын белделәр. Чана, чаңгы, коньки сабый чакта иң кызыклы кышкы уеннар. Конькида шуу өчен балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә Лесхоз бистәсенең боз сараенда булдылар. Матур музыка аяк астында чыңлап торган боз аларның күңелен күтәрде, тәннәренә сихәт бирде.
Тик безнең приют балалары вакытларын уйнап кына уздырмадылар: өлкәннәргә кар чистартырга булыштылар, ветераннарга дә ярдәм иттеләр (каралты-кураларны кардан арындырдылар).
«Кышкы уеннар»