Арчаның «Омет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз» дигән күңел ачу чарасы узган . Гыйнвар аенда килгэн балалар Кыш бабай, Кар кызы, Василий песи, Кощей, Убырлы карчык, Кар Бабай, әкияти тамашадан бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар. Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга тизрәк җайлашырга ярдәм итәчәк һәм бәйрәм кәефе тудырачак .