Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру дәвам итә. «Минем сәләтләрем – минем мөмкинлекләрем» юнәлешендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм музыкаль җитәкче Ләйсаән Галиева җитәкчелегендә үзәктә тәрбияләнүчеләр шарлотка әзерләделәр. Балаларга әзерлек тәртибен аңлаттылар, эш кайнады. Һәр бала аш әзерләү процессына үз өлешен кертте, практик тәҗрибә туплады. Чарада катнашучыларның барысы да үзләре әзерләгән Шарлотканы авыз иттеләр, онытылмаслык хис-кичерешләр һәм кызыклы тәҗрибә алдылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чараларда балалар киләчәк мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле күнекмәләр ала.