«Алабуга интернат-йорты»нда 2018 ел өчен эш йомгакларын ясадылар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

   «Алабуга интернат-йорты»нда беренче булып, 2018 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы җыелышы узды.

   Учреждение директоры Елена Голованова үз чыгышында учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде: медик-социаль һәм сәламәтләндерү чаралары, социаль-психологик, социаль-хезмәт, социаль-көнкүреш, социаль-педагогик тернәкләндерү һәм социомәдәни тернәкләндерү.

    Узган ел бик бай булды,  оешма эшенә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның төп тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тудыруга   яңалыклар кертелде.

  Шулай итеп, биредә яшәүчеләр өчен кызыксыну буенча 10 түгәрәк эшләде, даими рәвештә төрле дәресләр үткәрелде.  

   Инде икенче ел «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты»   «Игелекле сәфәр» республика проектын уңышлы тормышка ашыра. "Игелекле сәфәр» барышында өлкән яшьтәге кешеләр иҗади номерлар белән генә чыгыш ясап калмый, алар үзләренең үрнәкләрендә өлкән яшьтә дә яраткан эше белән шөгыльләнергә, актив, вакыйгаларга бай тормыш алып барырга  мөмкин икәнлеген күрсәтә.

  Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм интернатта яшәүчеләр Санкт-Петербургта узган   «Өлкән буын» XIII халыкара форумында, Мәскәү шәһәрендә ирекле ярдәмчеләр зур фестивалендә, Пермь өлкәсендә бочча уены буенча коляскаларда инвалидлар өчен II Бөтенроссия фестивалендә һәм башка чараларда даими катнаштылар.

   Сентябрь аенда 2018 елда     «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты»   «Минем елым – минем байлыгым» дигән Республика сәнгать үзешчәннәре конкурсында катнашты. Тукай районында сайлап алу этабында җиңеп, алабугалылар Казан шәһәрендә узган финал өлешенә чыктылар, анда «Хореография»номинациясендә җиңүче булдылар.

   Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре һәм «Алтын яшь» иреклеләр отряды активистлары Уфа шәһәрендә узган «көмеш» доброволецларның Бөтенроссия форумы эшендә катнаштылар.

    Очрашу ахырында Алабуга муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова коллективка эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2019 елда оешманың эшен камилләштерүдә, өлкәннәр арасында авыруларны профилактикалау эшчәнлеген дәвам итү һәм тормыш дәвамлылыгын арттыру, яңа технологияләр кертү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үткәрү, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү һәм башкалар кебек төп юнәлешләрне билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International